Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр ТАССРның 100 еллыгы флагын каршы алдылар

ТАССРның 100 еллыгы флагын чирмешәнлеләр Чирмешән чигендә велосипедларда каршы алдылар.

ТАССРның 100 еллыгы татар халкының тарихында мөһим даталарның берсе. Әлеге чараны бәйрәм итү кысаларында республика районнарында  ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагы эстафетасы тантанасы уза.

Флагны Чирмешәндә ипи-тоз һәм баллы чәкчәк белән каршы алдылар. Аны хөрмәтләү чарасы Яшьләр мәйданчыгында булды.

 Биредә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин әләмгә район гербы төшерелгән тасманы беркетте.

“Флаг эстафетасын зур горурлык белән кабул иттек. Республика халыклары киләчәккә зур ышаныч белән карый, чөнки Татарстанда халык мәнфәгатьләре беренче урында тора. Татарстан Республикасы тарихына 90 еллык Чирмешән дә лаеклы өлеш кертте”, - дип белдерде район җитәкчесе.

Фердинат Мидхәт улы ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан, Татарстанда сатыла торган продукциягә ТАССР логотибын урнаштыруга хокук бирүче сертификатлар да тапшырды. Бүген аларга шәхси эшмәкәрләр: Чирмешәндә яшәүче Минуи Гаспарян һәм Ивашкинодан Александр Макаров ия булдылар.

-Хезмәтебезне шулай югары бәяләгәннәре өчен, район җитәкчелегенә бик зур рәхмәт, - ди Минуи Кастановна. – Әлеге ышанычны аклап, без үзебезнең продукциянең сыйфатын югалтмыйча, киләчәктә дә чирмешәнлеләрне сөендерергә тырышырбыз.

Чарада шулай ук район үсешенә, аның социаль-икътисади потенциалын ныгытуга лаеклы өлеш керткәннәре өчен, балалар –яшүсмерләр спорт мәктәбенең милли көрәш буенча тренеры Илзәр Закировка, социаль хезмәткәр Наталья Долговага, мемориаль үзәк директоры Валентина Захаровага, врач-эпидемиолог ярдәмчесе Вера Буракшаевага, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флера Рәхимҗановага район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Республика шәһәрләре һәм районнары буенча юбилей әләме 30 августка кадәр сәяхәт итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев