Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр пистолетлардан арына

01 Үткән атнада районда янгыннар булмаган. 25 ноябрьдә өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында янгынга каршы өйрәнүләр үткәрелгән. 02 23 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегендә 29 хәбәр һәм гариза теркәлгән. Билгесез кешеләр "Камалова Р.И." хуҗалыгыннан комбайннарның 4 аккумуляторын урлаганнар, матди зыян 34 мең сум. Тикшерү бара. Чирмешәндә яшәүче ир-ат...

01 Үткән атнада районда янгыннар булмаган. 25 ноябрьдә өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында янгынга каршы өйрәнүләр үткәрелгән.

02 23 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегендә 29 хәбәр һәм гариза теркәлгән.
Билгесез кешеләр "Камалова Р.И." хуҗалыгыннан комбайннарның 4 аккумуляторын урлаганнар, матди зыян 34 мең сум. Тикшерү бара.
Чирмешәндә яшәүче ир-ат полиция бүлегенә газ пистолеты һәм газ револьверы, икенче берәү 7,62 калибрлы патроннар, ә Яңа Чишмә кешесе газ пистолеты тапшырган.
Район юлларында өч авария булган, кешеләргә зыян килмәгән.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган 83, участок инспекторлары 12, шул исәптән Россия Федерациясендә булу режимын бозган 2 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Үткән ял көннәрендә ашыгыч медицина ярдәменә 40 чакырту кергән. Фельдшер Римма Андреева сүзләренә караганда, аларның күпчелеге йөрәк-кан тамырлары авыру кешеләрдән булган. Шимбә көнне биш чирмешәнле көнкүрештә алган тән җәрәхәтләре белән мөрәҗәгать иткән.
04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 30 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы полиция