Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр коммуналь хезмәтләр өчен өйдән генә түлиләр

Хәзер күп кеше коммуналь түләүләрне, кредитларны һәм башка түләүләрне электрон вариантта башкаруны кулай күрә. Чирмешәнлеләр арасында да шушы төр хезмәттән файдаланучылар арта бара, әмма, башка районнар белән чагыштырган да, андыйлар күп түгел әле. Әйтик, ай саен бердәм исәп-хисап үзәге су һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә 6000 нән артык квитанция җибәрә,...

Хәзер күп кеше коммуналь түләүләрне, кредитларны һәм башка түләүләрне электрон вариантта башкаруны кулай күрә.

Чирмешәнлеләр арасында да шушы төр хезмәттән файдаланучылар арта бара, әмма, башка районнар белән чагыштырган да, андыйлар күп түгел әле. Әйтик, ай саен бердәм исәп-хисап үзәге су һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә 6000 нән артык квитанция җибәрә, шулардан нибары 60 кулланучы гына электрон вариантта түләгән.
Бу хезмәт, беренчедән, уңайлы, чиратта торып, вакыт та сарыф ителми, өйдән чыгып йөрисе дә юк. Интернет кешеләр тормышын күпкә җиңеләйтте. Юл кагыйдәләрен бозган өчен штраф, ЗАГСка гариза бирү, салымнар түләү - хәзер боларны да электрон хезмәтләр порталы аша башкарып була. Кулыңда пластик карта бар икән, тәүлекнең теләсе кайсы вакытында түләүләрне ашыкмый гына башкарып була.
Түләүләр Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында - uslugi.tatarstan.ru сайтында башкарыла. Порталда шәхси кабинет булдырып, барлык төр түләүләр турындагы мәгълүматны саклап барырга мөмкин. Шәхси кабинет ясау өчен дә сайтта кәрәзле телефон номерын күрсәтеп, җибәрелгән парольны генә куллану сорала.
Кармыш урта мәктәбе укучысы Гөлназ Гатина ике ел рәттән "IT-чемпион" конкурсының җиңүчеләренең берсе дип танылды. Гөлназ порталга 40тан артык өлкән кеше теркәгән булган.
-Хәзер күршеләрнең, туганнарның күбесе коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне электрон юл белән башкара, - ди Гөлназ. - Бер авырлыгы юк. Банк картасында акчаң булса, 4 - 5 квитанция буенча 10 - 15 минут эчендә түлисең дә куясың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Интернет дәүләт порталы