Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр "Халык контроле"нә 14 хәбәр җибәргән

Мәгълүм булганча, республикада «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасы эшли. Аның ярдәмендә һәркем үзенең моң-зарларын, теләк-тәкъдимнәрен, проблемаларын, дәгъваларын төрле ведомстволарга җиткерә ала.

Чирмешән халкын борчыган төп мәсьәләләр: тротуарлар төзеклеге, интернетның начар эшләве, урам яктырткычларына кагылышлы  сораулар да бар. Якташларыбызны район үзәгендәге күлдә суның аз булуы да борчый, күп квартиралы йортта капиталь ремонт сыйфатыннан  зар белдерүчеләр дә бар.

Безнең районнан быел биредә 14 хәбәр теркәлгән. Шуларның сигезесе хәл ителгән,  өчесе планлаштырылган, икесе хәл ителү стадиясендә, берсе кире кагылган.

Бүген “Халык контроле”ндә “Авыл хуҗалыгы”, “Экстремизм, дини һәм милли нигездә килеп туган низаглар”, “Коррупциягә каршы көрәш”, “Спиртлы эчемлекләрне законсыз сату яки җитештерү” дигән яңа категорияләр дә эшли.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев