Безнең районда
Чирмешәнлеләр күбрәк эчә башлаган
Узган сигез айда район кибетләре 10,5 мең декалитр аракы саткан. Инде яхшымы, начармы, былтыргы шул чор белән чагыштырганда, бу 22 процентка күбрәк (республика буенча - 2 процентка).
Бүген районда 63 сәүдә ноктасы алкоголь продукциясе сата, аларның моңа рөхсәт лицензиясе бар. Җан башына бүлгәндә, иң күп аракыны Бәркәтә кибетләрендә, Күтәмәдә, Чирмешәндә...
Узган сигез айда район кибетләре 10,5 мең декалитр аракы саткан. Инде яхшымы, начармы, былтыргы шул чор белән чагыштырганда, бу 22 процентка күбрәк (республика буенча - 2 процентка).
Бүген районда 63 сәүдә ноктасы алкоголь продукциясе сата, аларның моңа рөхсәт лицензиясе бар. Җан башына бүлгәндә, иң күп аракыны Бәркәтә кибетләрендә, Күтәмәдә, Чирмешәндә саталар. Туймәт, Утыз Имән авыллары сәүдә нокталарында да хәмер киштәләрдә озак тормый. Әлбәттә, белгечләр аларда алкоголь сатуның артуын ул якларда нефть чыгаручы оешмалар эшчәнлегенең көчәүе белән бәйлиләр.
-Район үзәгендә зур кибетләр: "Пятерочка+","Магнит" "Тәмле", "Бристоль" аракыны күп "әйләндерә". Сәүдә нокталарныда спиртлы эчемлекләрнең ассортименты шактый артты, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Әһлиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев