Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнгә...пушка “кайтты”

Тиздән район үзәгендә Мәңгелек ут янындагы постаментка шактый зур артиллерия коралы куелырга тиеш. Билгеле, 1943 елгы Д1 гаубица-пушкасыннан беркем дә атарга җыенмый, үзенчәлекле музей экспонаты буларак, ул хәзерге һәм киләчәк буыннарга Бөек Ватан сугышы турында искә төшереп торачак. - Пушка безгә Екатеринбургтан республиканың хәрби комиссары Сергей Погодин һәм район башлыгы...

Тиздән район үзәгендә Мәңгелек ут янындагы постаментка шактый зур артиллерия коралы куелырга тиеш.


Билгеле, 1943 елгы Д1 гаубица-пушкасыннан беркем дә атарга җыенмый, үзенчәлекле музей экспонаты буларак, ул хәзерге һәм киләчәк буыннарга Бөек Ватан сугышы турында искә төшереп торачак.

- Пушка безгә Екатеринбургтан республиканың хәрби комиссары Сергей Погодин һәм район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин ярдәме белән "кайтты", - ди ТР хәрби комиссариатының муниципаль бүлеге начальнигы Дмитрий Палаткин. - Гаубица Д1 - дәһшәтле корал: көпшәсенең калибры 152 миллиметр, 40 килограммлы снарядны 12 километрга кадәр ераклыкка атарга сәләтле. Пушканың авырлыгы - 3 тонна 600 килограмм, корпус озынлыгы - 7,5 метр.

Билгеле, пушканы балалар гына түгел, өлкәннәр дә кызыксынып караячак. Әлегә ул хәрби комиссариат бүлеге янында тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән музей экспонаты

2
X