Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнгә "Яшьләр вакыты" автобусы килде

Чирмешән районында Татарстан Республикасы буенча бара торган тур кысаларында "Яшьләр вакыты" автобусы тукталды. “Орион” яшьләр ял итү үзәге каршында узган әлеге чарага 14 – 35 яшьтәге райондашларыбыз җыелды.

Автобусның пассажирлары һәм төп оештыручылары - республиканың яшьләр хәрәкәте лидерлары. Килгән кунаклар район яшьләренә аларга ярдәм итү максатыннан оештырылган республика проектлары һәм программалары, үз бизнесларын оештыру өчен чит илләрдән кайткан уңышлы кешеләр турында сөйләделәр.

Автобус туры Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән «Яшьләр вакыты – мөмкинлекләр вакыты» концепциясе кысаларында гамәлгә ашырыла. Былтыр әлеге тур «Автобус 14..30» исемендә оештырылган иде.

Оештыручылар быел республика районнарында «Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» дигән белем бирү маркеты әзерләгәннәр. Алар яшьләрне грантлар, республика программалары, уңышлы проектлар, студент отрядлары эшчәнлеге белән таныштыра. Җирлектәге яшьләрне районда яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруга җәлеп итү юлларын эзләүгә өндиләр.

Чара барышында «Безнең район – киләчәк чагылышы» проектлар яклау сессиясе узды. Иң яхшы проект итеп Ленар Камалов тәкъдим иткән “Чиста авыл” проекты сайланды. Җиңүчене сертификат белән бүләкләделәр.

“Яшьләр” телендә узган, төрле уеннар, дәртле музыка белән аралаштырылган мондый очрашуны яшьләр җылы кабул итте.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев