Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнгә УФАС белгечләре килде

“Сорауларыгызны биреп калыгыз, сез безгә килгәнче, безнең сезгә килүебез яхшырак”, - диде Чирмешәнгә эшлекле сәфәр вакытында үзенә кабул ителүгә керүчеләргә Монополиягә каршы Федераль хезмәтнең республика буенча идарәсе (УФАС) җитәкчесе урынбасары Игорь Николаевич Павлов.

Әлеге визит план буенча каралган. Монополиягә каршы көрәш хезмәте вәкилләре шушы рәвешле һәр елны республика районнарын профилактик эш белән әйләнеп чыгалар. Безнең районда да алар әүвәл халыкны, эшмәкәрләрне кабул итеп, аларның сорау-үтенечләренә җавап бирделәр, аннан  Чирмешән лицеенда дәрес үткәрделәр, кайбер  оешмалар эшчәнлеге белән таныштылар.

Аларга безнең соруларыбыз да бар иде.

-Игорь Николаевич, Татарстанда монополиягә каршы көрәш хезмәте эшчәнлеге белән якыннанрак таныштырсагыз иде.

-Россиядә бу хезмәт 1991 нче елда оешкан Татарстанда ул 25 ел дәвамында халыкка хезмәт күрсәтә. Без законлылык, тигезлек, гаделлек сагында торабыз. Татарстанда мондый идарә берәү генә, Бары тик Казанда гына бар. Татарстанның шәһәр һәм районнары белән тыгыз элемтәдә эшлибез.

-Бүген бездә дә халыкны, эшмәкәрләрне кабул иттегез.

-Мондый очрашуларның максаты – кешеләрне борчыган проблемаларны ачыклау. Алар барышында халык идарә белгечләренә турыдан-туры сораулар бирә ала. Кайсыдыр сорауга шунда ук җавап бирә алмасак, соңыннан язмача җаваплар юллыйбыз. Мондый очрашуларны инде җиде ел уздырабыз. Шушы еллар эчендә халыктан меңләгән мөрәҗәгать кабул ителде.

-Халык нинди сораулар белән еш мөрәҗәгать итә?

-Безгә еш кына контракт системасы өлкәсендә законнарның үтәлешенә кагылышлы сораулар белән күп киләләр. Кайберәүләр монополиягә каршы законнарны аңлап бетермиләр. Без аларны аңлатып кына калмыйбыз, ничек кулланырга икәнлеген дә өйрәтәбез.

Елына дәүләт һәм муниципаль заказларга кагылышлы 1000 тирәсе дәгъва тикшерәбез.

-Идарә белгечләре укучылар өчен ачык дәресләрне нинди максат белән уздыралар?

-Без бу эшне 2016 елда башлап җибәрдек. Ачык дәресләр барышында балаларны үзебезнең эшчәнлек белән таныштырабыз. Монополиягә каршы хезмәтнең кулланучылар ихтыяҗы сагында торуын презентацияләргә нигезләнеп күрсәтергә тырышабыз. Шулай ук үз эшеңне үстерү өчен гадел һәм сәламәт көндәшлек кирәк булуын аңлатабыз. Чөнки укучылардан киләчәктә бизнесменнар, эшмәкәрләр дә үсеп чыгачак бит. Укучылар хәзер кызыксынучан, белемле, алар төрле сораулар бирәләр.

Бүген Чирмешән лицеенда укучыларга “нәрсә ул конкуренция, ягъни  көндәшлек", "әйбергә бәя нәрсәләрдән туплана", "кемнәр алар монополистлар" темасына, реклама хокуклары,  административ хокук бозу күренешләре,  телевидениедә реклама тибында бирелә торган мәгълүматларның сыйфаты һәм дөреслеге кебек  төшенчәләргә  аңлатмалар бирдек. ФАС идарәсе тарафыннан каралган эшләр турындагы видеороликлар укучыларда аеруча зур кызыксыну уята.

Россия Монополиягә каршы көрәш федераль хезмәте 44 нче федераль законның үтәлешен тәэмин итү өстендә дә максатчан эшли. Бу закон дәүләт сатып алулары (закупкалар) турында. Барлык муниципалитетлар, дәүләт органнары шушы закон нигезендә эшли, бөтен чыгымнар бары тик торглар аша гына алып барылырга тиеш. Без тикшергән объектларда кисәтүләргә битараф калалар, бер ни дә үзгәртмиләр икән, бу очракта инде штрафлар салына.

УФАС адресы: 423100 ТР, Казан шәһәре Мәскәү урамы, 55

e-mail: to16@fas.gov.ru

сайт: www.tatarstan.fas.gov.ru

телефон: 88432368922;

факс: 88432381946;

Чирмешәндә кабул итүгә килүчеләр эш барышында килеп чыга торган законнар һәм федераль таләпләр белән бәйле четерекле  мәсьәләләрне дөрес хәл итү турында да кызыксындылар. Игорь Николаевич бу  сорауларга җавап итеп, төзелеш тармагында яки сату-алу өлкәсендә соңгы елларда популярлашкан замана таләбенә әйләнгән аукцион уздыру, оешмалар арасында көндәшлек булдыру, сатып алучыга яки заказ бирүчегә мөмкин кадәр арзанрак бәягә сайлап алу мөмкинлеге тудыру һәм шулай ук  коррупциягә каршы көрәшү максатыннан  башкарыла дип аңлатып үтте.  Җитди мәсьәләләр килеп чыкканда хокук яклау органы вәкилләренә, арбитраж судына мөрәҗәгать итәргә, дәүләт контроль күзәтчелек органына мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеген  ассызыклады, законны бозмау серләрен ачып, киңәшләр бирде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев