Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге Үзәк чыршы үзеннән олыраклардан да әрсезрәк

Чирмешәннең Яшьләр мәйданчыгында урнаштырылган Үзәк чыршының биеклеге тугыз метр. Аның район Советы бинасы каршындагы “көндәше” исә озынрак, 15 метр ук булса да, Үзәк исемен быел беренчесе яулаган. Узган җомга көнне аның утларын кабыздык.

Кичке  5 тә башланган әлеге тамашага халык  шактый   җыелды. Авыллардан да артистлар күп килгән. Әүвәл  бәйрәм кунакларын район җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова тәбрикләде.

Кызыл тунлы Кыш бабайларның чуты юк иде бүген, тик менә аның “чыны” бераз көттереп, халык бик нык чакыргач кына килде. Кар кызы белән, икесенең капчыклары тулы  бүләк. Шигырь сөйләп шушы тәм-томнарны, уенчыкларны алырга кем кызыкмас?!   

Әнә Ләйсән һәм Рөстәм   Мусиннар ике кызлары белән чыкканнар. Яшь ярымлык Зәлинә әнисе кулында булса,   8 яшьлек  Лиана  монда оештырылган уеннарга, Кыш бабай янына  “элдерткән”.

-Салкын сизелми, бик кызык, кар сыннарын да матур итеп ясап куйганнар, уеннар күп, чыршы да күркәм, - ди әниләре.

-Өйдә чыршы бизисезме соң?

-Бу атна ялларында куярбыз, дибез.  Яңа елны каршыларга авылга, Югары Кәминкәгә кайтабыз: анда кызык була, - ди Ләйсән.

Халык дәррәү кул чапкач, чыршының утлары кабынды. Сәхнәдә җыр-биюне өзмәделәр. Аларның дәртлеләрен, баскан җиреңнән биеп китә торганнарын сайлаганнар оештыручылар. Чыршы ачу бәйрәме  балаларга аеруча кызык, мондый  чараларга  күбрәк алар куана. Галина Галәветдинова да бирегә  балалары, ире белән килгән.

-Әйлән-бәйлән әйләндек, биедек. Яңа ел күңелле бәйрәм бит ул, аны гадәттә өйдә каршылыйбыз. Үзебез Кыш бабай, Кар кызы булып киенеп,  күршеләргә, дусларга кереп котлап та йөрибез әле, - ди Галина.

Яңа ел көннәре - Чирмешәннән Юрий һәм Анна Копьевлар гаиләсе өчен икеләтә бәйрәм. 1981 елга каршы  31 декабрьдә, Ульяновка  авылында аларның туйлары  булган. Гомер тиз уза шул, бүген алар әби белән бабай, оныкларын Чыршы бәйрәменә алып чыкканнар.

-Бик матур оештырганнар. Җыр да, бию дә бар, балачакка кайткан сыман булдык.  Без иртәрәк килгән идек, балалар өши башладылар. Кайтабыз инде, - диләр Копьевлар.

Үзәк  чыршыны ачу бәйрәмендә алтыдагысы да, алтмыштагысы да әнә шулай күңел ачты. Ә  могҗизалы Яңа ел бәйрәмнәре әле башланып кына килә.

автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәндә Үзәк чыршы утларын кабыздык (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев