Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге яңа питомникта зәңгәр чыршылар үстермәкчеләр

Район үзәге янындагы Имәнлектә орлыктан агач үсентеләре, киләчәктә хәтта зәңгәр чыршыларга кадәр үстермәкчеләр. Биредә төзелгән яңа 5 гектарлы питомникта быел чәчелгәннәр яшел шытымнар җибәргән инде.

Апрель азагында биредә 11 килограмм чыршы, 6 килограмм нарат, 4 килограмм карагай (лиственница) орлыклары  чәчкәннәр. Чирмешән ягыннан барганда юлчылар оешмасыннан соң 2-3 километр узып, юлның сул ягында  калучы, урман янәшәсендәге кыр килешкән үзләренә.

 - Әйе питомник өчен урын  бик яхшы. Үзе җилдән ышык, иртә яздан кояш карап, үсентеләр өсте кардан тиз  ачыла торган участок. Өсләрендә  кар озак торса, үсентеләр чирли, саргая башлый бит. Орлыкларыбыз яхшы шытты, хәзер рәт араларын чүптән арындырабыз. Эшчеләргә ял итү өчен бурадан кечкенә өй дә өлгерттек, - ди Чирмешән урман хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин.

Монда өч-дүрт яшькә җитеп үскән үсентеләр “иреккә” чыгарыла, урманнарга күчереп утыртылачак. Хезмәтнең күләмен күз алдына китерү өчен языйк – әйтик, чыршы Яңа елга бизәрлек булып өлгерсен өчен аны 10-12 ел үстерергә кирәк. Әлегә исә “яшьләрне” иркәләп кенә торалар: артык кояш төшмәсен өчен, өсләрен такта щитлар белән дә  ышыклап куйганнар. Киләчәктә биредә торак пунктларны яшелләндерү өчен зәңгәр чыршылар,  пирамидасыман тирәкләр  үстермәкчеләр.

- Халык телендәге, Нурлатка “туры юл”, “Болгарнефть”  базасы янәшәсендәге 11 гектарлы иске питомник  29 еллык, хәзер аның уңдырышлылыгы кимеде, сазлыкка да әверелеп бара. Киләчәктә, мөгаен, аннан китәрбез, -ди Чирмешән урманчылары җитәкчесе.

Элек урманнар утынга, төзелеш материалларына күп киселгән елларда  урман хуҗалыгы районда елына 200-250 гектарда агачлар утырткан. Хәзер әлеге эш елына 30-40 гектарларда гына башкарыла. Шуның өчен яңа питомник үсентеләргә булган ихтыяҗны канәгатьләндерергә тиеш.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев