Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге оешмалар яфраказык әзерли башлады

Быел да район үзәгендәге оешмалар авыл хуҗалыгы предприятиеләренә яфраказык әзерләүдә катнашачак, аларга конкрет задание җиткерелде.

Миннекләр зур булмаска тиеш, агачлардан өрәңге, юкә һәм башкаларның да ботаклары ярый. Бу эшне якындагы ике атна эчендә башкарырга кирәк.

Әлегә күмәк хуҗалыкларда 4420 тонна печән хәстәрләнгән (планның 85 проценты). Иң күп печән түбәндәге хуҗалыкларда тупланган: “Сөлчә“ (561 тонна), “Ильхан“ (345), “Күтәмә АГРОфирмасы“ (330 тоннна). “Сөлчә“ 679 тонна сенаж да салган. Бу эшкә шәхси хуҗалыклар да кушылды, инде печән тюклары сатучылар да күренгәли (бер тюк-рулон өчен 1500-1200 сум сорыйлар).

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев