Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге аграр техникумда 190 студент һөнәр үзләштерә

Бу көннәрдә Чирмешән аграр техникумына кунаклар күп килә. Монда, график нигезендә, район мәктәпләренең 8нче һәм 9нчы сыйныфлар укучылары белем алу һәм һөнәр үзләштерү шартлары белән танышалар.

-Профориентация эше кысаларында, егетләрне һәм кызларны техникумга “Ачык ишекләр көне”нә чакырдык. Безнең төп максат – якташларыбызны уку  йорты тормышы белән якыннан таныштыру. Барысын да үз күзләре белән күрсеннәр. Укучылар белән ачыктан-ачык сөйләштек, сорауларны да күп бирделәр, димәк кызыксыналар. Араларында безгә укырга керергә теләүчеләр дә бар, - ди техникум директоры Рәфкать Гыйләҗетдинов.

Бүген филиалда 190 студент белем ала, алар техник-механик, тракторчы-машинист, автомеханик-слесарь, эретеп ябыштыручы, автомобильләргә хезмәт күрсәтүче оста, пешекче-кондитер, утар хуҗасы һөнәрләрен үзләштерә.

Студентларның күпчелеге (82 кеше) - район үзәгеннән, 43се - авыллардан, 36 егет һәм кыз чит районнан килеп белем алалар.

Берничә ел элек капиталь ремонт үткәрелгән бинада укучылар, укытучылар, мастерлар өчен дә бик уңайлы уку, эш шартлары тудырылган, заманча җиһазлар урнаштырылган. Билгеле, бу укыту сыйфатын һәм студентларның һөнәри осталык дәрәҗәсен яхшыртырга мөмкинлек бирә.

-Пешекчеләр шөгыльләнә торган цехка 8 миллион сумга җиһаз алынды. Күреп торасыз, барысы да бүгенге көн таләпләренә җавап бирә, - ди пешекче-кондитерларның укытучысы Зөлфия Мингулова. – Соңгы вакытта, без уйлаганча, кызларга гына хас һөнәрне егетләр дә сайлый башлады. Бүген техникумда дүрт егет пешекчегә укый. Сүз уңаеннан, безнең элеккеге укучыбыз, Күтәмә егете Михаил Колесников Казанда үз ресторанын ачты.

Техникумның инженер-педагогик коллективы 25 кешедән тора. 18 укытучының 15се – югары белемле. Алар һәм студентлар республика күләмендә оештырылучы бәйгеләрдә еш катнашалар, призлы урыннар яулыйлар.

Техникум студентларын үз ашханәләрендә бушлай ашаталар икән, ай саен стипенди дә бирелә, актив студентларны бүләкләү дә каралган. Биредә, бүген анысы да бик мөһим, бушлай автомобиль йөртү таныклыгы алу мөмкинлеге дә бар. Тиздән читтән килеп йөрүчеләр өчен тулай тора кта булачак. Бу юнәлештә дә эш бара, бинада ремонт ясау планлаштырыла.

-Мин – техникум студенты һәм моның белән горурланам, - диде 3нче курста белем алучы Венера Мисбахова. – Әбием пешекче-кондитер иде, мин дә шул һөнәрне үзләштерәм. Безнең уку йортында укырга күңелле, биредә  тормыш кайнап тора, төрле чаралар, бәйрәмнәр, кызыклы кешеләр белән очрашулар үткәрәбез, бәйгеләрдә катнашабыз, экскурсияләргә барабыз. Боларны педагоглар гына түгел, ә үзебез, студентлар, оештырабыз.

Авыл өчен белгечләр әзерләүче уку йорты районга бик кирәкле учреждение. Аны тәмамлаган якташларыбыз авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, район оешмаларына эшкә урнаша.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев