Безнең районда

Чирмешәндә өйләнешүчеләр арткан, бала туу кимегән

Район ЗАГС бүлегенә август аенда үзләренең никахларын теркәргә теләүче 29 пардан гариза кергән. Айның беренче атнасында - 5, икенчесендә 6 пар язылышырга өлгергәннәр дә. Июль аенда районда 14 яңа гаилә барлыкка килгән, ел башыннан - 57. Үткән елның бу чорында 52 гаилә (июльдә - 15) теркәлгән. Ел башыннан районда 114...

Район ЗАГС бүлегенә август аенда үзләренең никахларын теркәргә теләүче 29 пардан гариза кергән.

Айның беренче атнасында - 5, икенчесендә 6 пар язылышырга өлгергәннәр дә.
Июль аенда районда 14 яңа гаилә барлыкка килгән, ел башыннан - 57. Үткән елның бу чорында 52 гаилә (июльдә - 15) теркәлгән.
Ел башыннан районда 114 сабый туган, шуларның 16сы әле июльдә генә. 2014 елның бу чорында туучылар 10га күбрәк булган.

Кадрия Гамирова фотосы.


Чирмешән районы ЗАГС

Нет комментариев