Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә ялган аракы алып кайтучылар тоткарланган

Чирмешән янындарак, машинада ялган аракы алып кайтканда өч кеше тотыла. 16 ноябрьдә "Лада - Приора" машинасы белән идарә итүче чирмешәнле автомашинасының багажнигында тиешле маркировкасы һәм мәгълүматлары булмаган 28 шешә спиртлы эчемлек табыла. Шул ук көнне полиция хезмәткәрләре тагын бер җиңел машинаны туктаталар. Әлмәткә кайтучы машина салонында шулай ук контрафакт аракы...

Чирмешән янындарак, машинада ялган аракы алып кайтканда өч кеше тотыла.

16 ноябрьдә "Лада - Приора" машинасы белән идарә итүче чирмешәнле автомашинасының багажнигында тиешле маркировкасы һәм мәгълүматлары булмаган 28 шешә спиртлы эчемлек табыла. Шул ук көнне полиция хезмәткәрләре тагын бер җиңел машинаны туктаталар. Әлмәткә кайтучы машина салонында шулай ук контрафакт аракы була.
Узган унбер айда район территориясендә 760 литр алкоголь продукциясе законсыз әйләнештән алынган.
Өченче очрак та нәкъ шушы юлда, Кече Чегодай тирәсендә теркәлгән. 17 ноябрь көнне ЮХИДИ инспекторлары тоткарлаган машинаны тикшергән вакытта 0,5 литрлы ике пластик шешәдә спитрлы эчемлек табыла. Билгеле, законсыз рәвештә исерткеч продукция йөрткән өчен, Чирмешәндә яшәүче ир-егеткә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы полиция законсыз аракы сату