Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә ветераннарга өй ачкычлары тапшырдылар (+ФОТО)

Түбән Чегодай авылында яшәүче 97 яшьлек Минсорур Галимова һәм Яңа Элмәледән Александра Афанасьева Өлкәннәр көне алдыннан зур бүләккә ия булдылар - аларга район үзәгендә республика программасы нигезендә төзелгән өр -яңа йортлардан ачкычлар тапшырдылар. Якташларыбызның күпчелеге дәүләт биргән акчага шәһәрләрдән квартира алган. 54 кешегә районда яңа йорт салып биргәннәр, шул уңайдан...

Түбән Чегодай авылында яшәүче 97 яшьлек Минсорур Галимова һәм Яңа Элмәледән Александра Афанасьева Өлкәннәр көне алдыннан зур бүләккә ия булдылар - аларга район үзәгендә республика программасы нигезендә төзелгән өр -яңа йортлардан ачкычлар тапшырдылар.

Якташларыбызның күпчелеге дәүләт биргән акчага шәһәрләрдән квартира алган. 54 кешегә районда яңа йорт салып биргәннәр, шул уңайдан Минсорур Галимова белән Александра Афанасьевага да. Йорт төзелешенә 1 миллион 216 мең сум акча күчерелгән, ә тышкы якта газ, су, канализация челтәре сузу һәм ишегалларын төзекләндерүгә җирле бюджеттан акча бирелгән. Яңа йортларда барлык уңайлыклар да бар. Бүген күченеп яшәргә була.
Минсорур әби Лашман авылында туып үсә. 1938нче елны ул Түбән Чегодай егетенә кияүгә чыга. Бөек Ватан сугышы башланган елның августында Минсорур әбинең ирен - Мәхмүтне солдатка алалар. Яшь хатын ике яшьлек кызы белән кала. 1942нче елны ире фронттан беренче төркем инвалид булып кайта (бүген инде ул мәрхум).
Галимовлар җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Минсорур апа "Ана даны" ордены белән бүләкләнгән. Ул гомере буе колхозда эшләп, лаеклы ялга чыккан. Бүген ул улы Мәсхүт һәм килене Әлфия белән яши.
Александа Васильевнаның тормыш иптәше Гордей Федорович та сугыштан яраланып кайта. Алар биш бала үстерәләр. Александра Васильевнага тормыш йөген үзенә тартырга туры килә. Балаларны да аякка бастыра, колхоз эшеннән дә калмый. Гомер буе авыл җирендә яшәгән кеше, аерым йорт төзетергә теләк белдерә. "Кечкенә генә булса да, бакчам булыр", - ди ул.
Район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина аларны Өлкәннәр көне һәм "өй туе" белән тәбрик итеп, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, исәнлек белән күп еллар яшәүләрен теләде, яңа йортлардан ачкычлар һәм бүләкләр тапшырды.
Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм аларның тол калган хатыннарының торак шартларын яхшыртуга субсидия бирелә башлаганнан бирле, 248 райондашыбыз яңа тораклы булган. Тагын дүрт ветеран исәптә тора.
Шул ук көнне Бәркәтә авылында да тантана узды. Кызганычка каршы, өй хуҗасы Минкамал Сәгыйрова җәй көне вафат булган. Аның өчен төзелгән өй ачкычын туганнарына тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ветераннарга торак