Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә урлашулар күбәйгән

01 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. 02 5 октябрьдән 12 октябрьгә кадәр вакыт эчендә "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегендә 58 гариза һәм хәбәр теркәлгән. "Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятенең Түбән Кәминкәдәге складыннан 5 октябрьгә каршы төндә 3 тоннага якын дизель ягулыгы урлаганнар. Матди зыян 93 мең сум....

01 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган.

02 5 октябрьдән 12 октябрьгә кадәр вакыт эчендә "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегендә 58 гариза һәм хәбәр теркәлгән.
"Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятенең Түбән Кәминкәдәге складыннан 5 октябрьгә каршы төндә 3 тоннага якын дизель ягулыгы урлаганнар. Матди зыян 93 мең сум.
Югары Кәминкә авылында төзелүче "Ильхан" объектыннан 7 октябрьгә каршы төндә 40 мең сумлык төзелеш инструментлары югалган. Тикшерү бара.
8 октябрьдә балигъ булмаган Ульяновка кешесе Чирмешәндәге бер өйдән әйберләр алып чыккан.
Бәркәтәдә яшәүче өлкән яшьтәге ир-атның өенә тәрәзә аша кереп, сандык алып чыкканнар, анда зур суммада акча булган.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 73 кешене тоткарлаганнар.
03Үткән шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәменә 40 чакырту кергән. Аларның күпчелеге хроник авырулардан иде, диде фельдшер Инсаф Фәссахов.
04 Газ хезмәте слесарьлары 64 заявка үтәгәннәр. Газ хезмәткәрләре морҗа кырыйларын боздан чистартып торырга кушалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы полиция