Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә төп Яңа ел чыршысы Яшьләр мәйданчыгында куелды

Яңа елга аяк басарга бер айдан да азрак вакыт калды. Бәйрәм атмосферасы тудыру йөзеннән, район үзәгендә, авылларда да Яңа ел бәйрәмен уздыруга әзерлек чаралары башланып та китте.

Башка еллардагы кебек, быел да оешмалар территориясен кар – боз сыннары белән бизәү, боз таучыклары, шугалаклар ясау, чыршы кую һәм яктырткыч-гирляндалар урнаштыруга конкурс игълан ителде. Җиңүчеләр ике төркемдә: район үзәгендәге оешмалар, учреждениеләр һәм авыл җирлекләре арасында билгеләнәчәк.

-Конкурс җиңүчеләренә грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Бәйге нәтиҗәләре 20 декабрьдә, Үзәк чыршыны ачу тантанасында билгеле булыр, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Рәмзия Долгополова.

Сүз уңаеннан, быел Үзәк чыршыны Яшьләр мәйданчыгында урнаштырдылар. Мондагы мәйданның бизәлешенә аеруча зур игътибар бирергә планлаштыралар. Чыршыны бизи дә башладылар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X