Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә товар куелучы арбаларны урлаганнар

Чирмешәндәге сәүдә үзәгеннән товар куела торган өч арба урлаганнар, җәмгыятькә барлыгы 12448, 80 сумлык зыян китерелгән. Светлогорск янәшәсендә урнашкан нефть чыганагыннан да бик кирәкле җиһазлар югалган. Бу эшләр буенча тикшерү бара.

14-20 июльдә район полиция бүлегенең кизү частенда 40 хәбәр кабул ителгән.

Полициянең участок уполномоченныйлары ике административ беркетмә төзегәннәр. Бу чорда 3 җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында, матди зыян белән, 3 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда имгәнүчеләр юк.

Гомумән, юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 64 очрагы ачыкланган, бер машина йөртүчегә, автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен, җавап бирергә туры киләчәк.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев