Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә Тарас, Ясминә исемнәре кушалар

Район ЗАГС бүлегеннән әйтүләренчә, соңгы елларда районда сабыйларга ятрак, сирәгрәк исемнәр кушу модасы күзәтелә. Бигрәк тә, татарларда. 70-80 нче елларда бик популяр булган Гөлназ, Алсу, Инсафлар бүген азая төшкән икән. Рус, чуваш, мордва халкында исемнәр кушуда чагыштырмача даимилек, тотрыклылык саклана. Михаил, Егор, Герман, Кирилл, Любовь, Надежда исемнәре элек тә, хәзер...

Район ЗАГС бүлегеннән әйтүләренчә, соңгы елларда районда сабыйларга ятрак, сирәгрәк исемнәр кушу модасы күзәтелә. Бигрәк тә, татарларда. 70-80 нче елларда бик популяр булган Гөлназ, Алсу, Инсафлар бүген азая төшкән икән.

Рус, чуваш, мордва халкында исемнәр кушуда чагыштырмача даимилек, тотрыклылык саклана. Михаил, Егор, Герман, Кирилл, Любовь, Надежда исемнәре элек тә, хәзер дә "ходовой". Дөрес, соңгы вакытта райондашларыбыз арасында улларына Богдан, Ярослав, Тарас, Марк, кызларга Елизавета, Виктория, Владислава, Софья, Миласлава, Марьяна исемнәре кушучылар бар.
-Татарларда исемнәрнең модасы аеруча тиз үзгәрә.70-80 елларда безнең буынга кушылган Алсу, Лилия, Инсаф, Гөлшат, Гөлназ, Гөлнара, Илфак исемнәре соңгы вакытта сирәгәйде. Хәзер безнең халыкта элеккегерәк исемнәргә кире кайту күзәтелә, - ди район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлназ Закирова.
Малайларга әти-әниләр Камил, Кәрим, Әмир исемнәрен еш куша башлаганнар. Яшь балалар арасында Ризван, Аяз, Раяннар да бар. Кызларга Ясминә, Зөһрә, Самирә, Азалия, Индира исемнәре кушу еш күзәтелә. Чирмешәнлеләрнең кайберләре нарасыйларын бик матур итеп Таңсылу, Зөбәрҗәт, Мәликә, Мәдинә дип атаганнар.
Район ЗАГС бүлеге узган елда 218 бала теркәгән (2013тә - 226).
Былтыр районыбызда ике гаиләдә игезәкләр дә туган. Чирмешәндә яшәүче Рәмис һәм Алсу Хәкимовлар игезәк улларына Гамир һәм Гомәр исемнәре биргәннәр. Ә Иске Элмәледән Антон һәм Елена Кузнецовлар игезәк сыңары улларын Елисей, кызларын исә Елизавета дип атаганнар.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Ясминә ЗАГС