Чирмешәндә Тарас, Ясминә исемнәре кушалар
Район ЗАГС бүлегеннән әйтүләренчә, соңгы елларда районда сабыйларга ятрак, сирәгрәк исемнәр кушу модасы күзәтелә. Бигрәк тә, татарларда. 70-80 нче елларда бик популяр булган Гөлназ, Алсу, Инсафлар бүген азая төшкән икән.
Рус, чуваш, мордва халкында исемнәр кушуда чагыштырмача даимилек, тотрыклылык саклана. Михаил, Егор, Герман, Кирилл, Любовь, Надежда исемнәре элек тә, хәзер...