Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә табиблар һәм укытучылар тораклы булачак

Район үзәгендә һәм авылларда “Авыл табибы” (“Земский доктор”) һәм “Авыл укытучысы” (“Земский учитель”) программалары буенча аренда йортлары төзергә җыеналар. Бу программа авыл җиренә кайтып эшләүче белгечләрне тораклы итү максатында тормышка ашырыла.

Район үзәгендә һәм авылларда “Авыл  табибы” (“Земский доктор”) һәм “Авыл укытучысы” (“Земский учитель”) программалары буенча аренда йортлары төзергә җыеналар.  Бу программа авыл җиренә кайтып эшләүче белгечләрне тораклы итү максатында тормышка ашырыла.

Район үзәгендә 11 табиб торакка ия булачак, шулай ук Иске Элмәле, Иске Сережкино, Туймәт, Кармыш, Кызыл Чишмә, Түбән Кәминкә авыларында да медицина хезмәткәрләренә аерым йортлар төзергә ниятлиләр.

Шул ук вакытта 32 авыл укытучысын да тораклы итмәкчеләр. Шуларның 11 ен район үзәгендә төзү планлаштырыла. Ивашкино, Иске Элмәле, Иске Котыш, Бәркәтә, Лашман, Иске Кади, Ульяновка, Түбән Кәминкә, Иске Үтәмеш, Утыз Имән, Яңа Элмәле, Әккәрәй, Кара Чишмә, Югары Кәминкә, Югары  Кармалка, Шешминка, Кармыш, Түбән Кармалка, Лагерка, Туймәт, Күтәмә авылларына укытырга килүчеләрнең дә торак проблемасын әлеге юл белән хәл итәргә уйлыйлар.

Район инфраструктура үсеше бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, бүген  авыл җирлекләре башлыклары, район үзәк больницасы баш табибы һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе белән берлектә, торак төзеләчәк участокларны теркәү эшләре белән мәшгуль. Бу документларны эшләп бетергәч, яңа төзелешләр 2021 елга  “Аренда торагы” программасына кертеләләр.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев