Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә сайлауларда бүләкләр бирделәр

Чирмешәндә бүген сайлауга килгән Риназ Минханов бүләк алып китте. 18 яше тулып, беренче тапкыр тавыш бирүчеләргә сайлау участогында шундый игътибар күрсәттеләр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында урнашкан сайлау участогы рәисе Юрий Сергеев Риназны бик тиз танып алды һәм бүләк тапшырды.

Риназ Казанда укый, Россия дәүләт суд эшчәнлеге университетының икенче курс студенты. Сайлауларга Чирмешәнгә кайтырга булган.

-Сайлауның бер кыенлыгы юк, электрон ысул белән – барысы да аңлашыла. Депутатлар,  иң мөһиме, халык өчен тырышып эшләсеннәр. Яшьләр турында күбрәк кайгыртсыннар иде. Яхшы түләүле эш урыннары булдыруны төп хәл итәсе мәсьәлә дип саныйм, - ди яшь сайлаучы.

-Бүген безнең участокта Риназ кебек биш яшь кеше беренче тапкыр сайлады, барысына да символик бүләкләр бирдек, бу – игътибар билгесе, - ди Юрий Сергеев. –Гомумән, сайлаучыларыбыз бик актив, 13 сәгатькә, әйтик,  сайлаучыларның 60 проценты тавыш бирде инде, яхшы күрсәткеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X