01 26 ноябрьдә кич белән Чирмешәннең Макаринская урамында бер хуҗалыкның печән сакланучы сарае янган. 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, ут электр үткәргечләрдәге кыска ялганыштан килеп чыккан.
02 Бер атнада Чирмешән полиция бүлекчәсенә 22 хәбәр кергән, 5 җинаять эше ачылган.
"Магнит" сәүдә үзәгенең 3нче катында урнашкан шәхси эшмәкәр кибетенең складыннан компьютер...
01 26 ноябрьдә кич белән Чирмешәннең Макаринская урамында бер хуҗалыкның печән сакланучы сарае янган. 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, ут электр үткәргечләрдәге кыска ялганыштан килеп чыккан.
02 Бер атнада Чирмешән полиция бүлекчәсенә 22 хәбәр кергән, 5 җинаять эше ачылган.
"Магнит" сәүдә үзәгенең 3нче катында урнашкан шәхси эшмәкәр кибетенең складыннан компьютер процессорын, мониторны, дрельне, шөреп боргычны урлаганнар. Тикшерү бара.
Саклау кагыйдәсен үтәмәгән өчен Чирмешәндә яшәүче берәүнең ау мылтыгы алынган. Әмирдә яшәүче әлеге коралдан вакытында теркәмәгән өчен "колак каккан".
Билгесез кешеләр Чирмешәндәге бер өйдән ДВД плеер һәм башка әйберләрне урлап чыкканнар.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган 82, транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән 2 кешене тоткарлаганнар. Ике юл-транспорт вакыйгасы булган, кешеләргә зыян килмәгән.
Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 23 административ беркетмә төзегәннәр.
03 Үткән атнада ашыгыч медицина ярдәменә тәүлеккә уртача 18 чакырту кергән. Аларның күбесе - хроник авыручылар янына. Шимбә көнне фельдшерлар Кузай-Нурлат юлының Тукай поселогы янында булган авария урынына барганнар.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 51 заявка үтәгәннәр.
Нет комментариев