Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә “Россия көне”ндә паспортлар тапшырдылар

Әлеге бәйрәм кичендә район үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгы гөрләп торды.

Биредә район оешмаларының, нигездә, мәдәният учреждениеләренең тематик мәйданчыклары эшләде, китап күргәзмәләре, бәйгеләр, спорт уеннары оештырдылар.

Бәйрәм барышында 14 яше тулган 10 яшь чирмешәнлегә паспортлар да тапшырылды.

-Россия гражданины булу –зур дәрәҗә, паспорт алу - истә калырлык зур вакыйга, сез бу көнне олы бәйрәм буларак кабул итсәгез, күңелләрегездә озак сакланыр. Паспортны “Россия көне”ндә бирүләре икеләтә куанычлы, - диде котлау сүзендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова.

“Мин яратам сине, Россия!” исемле бәйрәм концертында районыбыз артистлары белән беррәттән Казаннан килгән яшь башкаручылар Фәнил Галиуллин һәм Ольга Давыдова да чыгыш ясадылар.

Бәйрәм дискотека белән дәвам итте.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәндә Россия көне (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X