Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында Россия көнендә тематик чаралар узачак

Чирмешән районында Россия көне зур бәйрәм итеп үткәреләчәк. Илебез халкы бу бәйрәмгә дә күнекте, билгеле, элек тә аны күтәренке күңел белән билгеләп үтә идек.

Быел коронавирус пандемиясе булу сәбәпле, чараларның күп өлеше онлайн-форматта узачак.

-Әлеге истәлекле дата уңаеннан барлык мәдәният учреждениеләре дә бәйрәм чаралары планлаштырдылар, - ди район мәдәният бүлеге начальнигы Рузилә Минхәерова. – Аларны социаль челтәрләрдә: “ВКонтакте” һәм Инстаграмдагы безнең аккаунтларда карарга мөмкин. Программада: сорашулар, онлайн-концертлар, фотокүргәзмәләр, акцияләр, бәйгеләр, мастер-класслар.

Үзәк китапханә Инстаграмдагы аккаунтларында Чирмешәндә яшәүче күп милләтле халыкның бәйрәм белән котлавын урнаштырачак. Мемориаль үзәктә фоторәсемнәр бәйгесе була. Утыз Имән мәдәният йорты хезмәткәрләре онлайн-режимда патриотик җырлар башкаруны оештыралар, ә ульяновкалылар, туймәтлеләр шигырьләр укыячак. Урманасты Үтәмештә “Россия көне белән!” открыткалар ясау буенча мастер-класс уздырырга ниятләгәннәр.

Башка мәдәният йортларында һәм китапханәләрендә дә, алда язылганча, Россия көненә күләмле, тематик чаралар әзерләнә.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев