Чирмешәндә “Республика көне”ндә паспортлар тапшырдылар
Республика көне уңаеннан Чирмешәндәге яшьләр мәйданчыгында узган бәйрәм бу көнне мөһим документ – паспорт алучыларның исендә аеруча озак сакланыр.
Гомумән алганда, оештыручылар тырышканнар. Авыл җирлекләре “милли” өйчекләр әзерләгәннәр, кайбер оешмалар хәтта “урам” булдырганнар. Әйтик, мемориаль үзәк һәм туган як тарихы музее урнашкан “Музей” урамында районда яшәүче халыкларның милли киемнәре, элеккеге эш кораллары белән танышырга мөмкин иде. “Театр” урамында якташларыбыз игътибарына төрле әсәрләрдән өзекләр тәкъдим иттеләр. Китапханәчеләр, балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре дә үз почмакларын бик матур бизәгәннәр.
Бу көнне концерт та да ике сәхнәдә барды. Кечесендә балалар җырласа, зур сәхнәдә авыл үзешчәннәре үз осталыкларын күрсәттеләр.
Бәйрәмдә Казаннан килгән кунаклар да чыгыш ясады, дискотека, ахырдан салют булды.
Автор фотолары
Чирмешәндә - Республика көне (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев