Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә полиция участковыен яңа “Нива” белән сөендерделәр

Район эчке эшләр бүлегенең өлкән участок уполномоченные Нияз Ногманов закон бозучыларны яңа эш машинасында эзәрлекләячәк. Аңа әлеге автомобиль ачкычын республика Президенты биргән.

Эчке эшләр хезмәткәрләренең күптән түгел үткән һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика полиция хезмәткәрләренә, тантаналы итеп, 63 автомобиль ачкычларын тапшырды. 15 "Лада Веста" автомобилен - ЮХИДИ инспекторлары, 41 "Нива"ны - полициянең участок уполномоченныйлары, ә 7 "УАЗ Патриот" машинасын патруль пост хезмәте сотрудниклары алды.

Шулай итеп “Нива”га ия булучылар арасында безнең якташыбыз Нияз Ногманов та бар. Россия ЭЭМның “Чирмешән” бүлеге җитәкчесе Юлдус  Билалов әйтүенчә, Нияз Зөфәр улының эш күрсәткечләре дә яхшы, автомашинасы да искергән булган.

-Рәхмәт, безнең эштә яңа машина кирәк инде ул. Көндезме, төнләме яки кышкы салкыннардамы,  тиз кабынып, ышанычлы йөри торган техника булсын. Халык белән эшләгәндә, җинаятьләрне ачыклаганда оператив, тиз эш итү мөһим. Йөрү дә күп, кайбер көннәрдә районда гына да эш белән 200әр километр юл үтәргә туры килә, - -ди полиция майоры Нияз Ногманов.

фото: Нияз Ногманов 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев