Чирмешәндә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!”  акциясе старт алды
Безнең районда

Чирмешәндә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе старт алды

3 августта, Яшьләр мәйданчыгында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында бәйрәм чарасы оештырыла.

Бу көнне, 1-11 сыйныфларга баручы, авыр тормыш хәлендә калган һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 270ләп укучыга район башлыгы исеменнән уку кирәк-яраклары белән мәктәп сумкасы тапшырыла. Әлеге балаларның 32се – тәүге тапкыр мәктәпкә баручылар.


Нет комментариев