Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә өлкәннәрне тәрбиягә алырга мөмкин

Яңа 2017нче елда республикада "Өлкәннәрне үзләренә алган гаилә" ("Приемная семья для пожилого человека") дип аталган социаль проект тормышка ашырылачак. Әлеге программа авторлары исәбе буенча, проект үзләрен карый алмаучы өлкәннәрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга тиеш. Ел дәвамында 30 кешене гаиләләргә урнаштырырга планлаштыралар. Сүз үз - үзләрен бөтенләй яисә өлешчә карау мөмкинлеген югалткан...

Яңа 2017нче елда республикада "Өлкәннәрне үзләренә алган гаилә" ("Приемная семья для пожилого человека") дип аталган социаль проект тормышка ашырылачак.

Әлеге программа авторлары исәбе буенча, проект үзләрен карый алмаучы өлкәннәрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга тиеш. Ел дәвамында 30 кешене гаиләләргә урнаштырырга планлаштыралар. Сүз үз - үзләрен бөтенләй яисә өлешчә карау мөмкинлеген югалткан 55 яшьтән өлкән хатын - кызлар, 60 яшьтән өлкән ир - атлар турында бара.
Өлкәннәрне үз гаиләләренә сыйдыручыларга ай саен 4 меңнән 8 мең сумга кадәр түләү каралган. Инвалид булмаган һәм өченче төркем инвалидларны алганнарга 4 мең, икенче төркемдәгеләргә 6 мең, беренче төркемдәгеләр өчен 8 мең сум түләнәчәк. Әмма ике як та риза булган вакытта гына гаилә өлкәнне үзенә ала алачак.
Опекуннарга карата таләпләр дә катгый. Бу турыда тулырак белергә һәм өлкән кешене үз гаиләсенә алырга теләүчеләр булса социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итсеннәр иде. Белешмәләр өчен телефоннар: 2-28-30; 2-57-05.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы социаль проект өлкәннәрне тәрбиягә