Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә көндез дә дружиначылар кизү тора

Россиядә тыелган ИГИЛ (Ислам дәүләте) тарафдарлары - боевиклар кырын эшләрен дәвам итәләр. Франциядә террор гамәлләрен кылып, алар дөнья җәмәгатьчелегендә тирән нәфрәт уяттылар. Моңа кадәр Мисырда - Синайда безнең илнең пассажир самолетын да алар шартлатканлыгы беленде. -Соңгы вакытта хәл нык киеренкеләнде, террорчылык куркынычы көчәйде,- диде террорчылыкка каршы район комиссиясе рәисе, район...

Россиядә тыелган ИГИЛ (Ислам дәүләте) тарафдарлары - боевиклар кырын эшләрен дәвам итәләр. Франциядә террор гамәлләрен кылып, алар дөнья җәмәгатьчелегендә тирән нәфрәт уяттылар. Моңа кадәр Мисырда - Синайда безнең илнең пассажир самолетын да алар шартлатканлыгы беленде.

-Соңгы вакытта хәл нык киеренкеләнде, террорчылык куркынычы көчәйде,- диде террорчылыкка каршы район комиссиясе рәисе, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, комиссиянең чираттан тыш утырышында.
-Мондый чакта уяулык кирәк. Объектларны көн саен тикшереп чыгу, саклык чаралары күрү мөһим, шикле кешеләр, ят автотранспорт хакында вакытында хәбәр бирү көтелмәгән фаҗигаләрне кисәтергә булышачак.
РЭЭМның "Чирмешән" муниципальара полиция бүлеге начальнигы Фаяс Минһаҗев, район прокуроры Фаил Хәйруллин да террорчылык, экстремизм күренешләрен кисәтү, халык арасында аңлату эшләрен көчәйтү кирәклеген әйттеләр.
Һәр оешмада, учреждениедә, предприятиедә, гомумән, барлык объектларда керү-чыгу - пропуск режимы булдырырга, чардакларга, подвалларга аларны һәм торак йортларны көн саен тикшереп, анда үтеп керү өчен юл калдырмаска, йозак куярга кирәк.
Террорчылык гамәле кылу ниятле кешеләр урманнарда, буш йортларда да яшеренергә мөмкин. Мәчетләрдә, чиркәүләрдә дә андыйлар иркенләп йөрмәскә тиеш. Инде кат-кат, алда да әйтелгәнчә, язылганча, шикле кешеләр турында кичекмәстән полициягә хәбәр итү шарт.
Хәзер районда, бигрәк тә Чирмешәндә, оешмаларның ирекле халык дружинасы көндез дә дежурлыкка чыгачак. Дружиначыларны тиешле документлар белән тәэмин итәргә, конкрет дежурлык графигы төзергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы антитеррор комиссиясе