Чирмешәндә көндез дә дружиначылар кизү тора
Россиядә тыелган ИГИЛ (Ислам дәүләте) тарафдарлары - боевиклар кырын эшләрен дәвам итәләр. Франциядә террор гамәлләрен кылып, алар дөнья җәмәгатьчелегендә тирән нәфрәт уяттылар. Моңа кадәр Мисырда - Синайда безнең илнең пассажир самолетын да алар шартлатканлыгы беленде.
-Соңгы вакытта хәл нык киеренкеләнде, террорчылык куркынычы көчәйде,- диде террорчылыкка каршы район комиссиясе рәисе, район...