Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә кеше саны артмаган

Быелның 1 гыйнварына Чирмешән авыл җирлеге территориясендәге авылларда барлыгы 7081 (2463 йорт) кеше яши. Аерым алганда, Чирмешәндә - 6524 ( 2217 йорт), Казанкада - 206 (89 йорт), Түбән Чегодайда - 250 (116 йорт), Кече Чегодайда 101 (41 йорт) кеше исәпләнә. Былтыргы белән чагыштырганда, район үзәгендә яңа микрорайоннар хисабына йортлар саны...

Быелның 1 гыйнварына Чирмешән авыл җирлеге территориясендәге авылларда барлыгы 7081 (2463 йорт) кеше яши.

Аерым алганда, Чирмешәндә - 6524 ( 2217 йорт), Казанкада - 206 (89 йорт), Түбән Чегодайда - 250 (116 йорт), Кече Чегодайда 101 (41 йорт) кеше исәпләнә. Былтыргы белән чагыштырганда, район үзәгендә яңа микрорайоннар хисабына йортлар саны 22гә арткан.
Түбән Чегодайда - атлар, Чирмешәндә, Казанкада сыерлар күп. Кече Чегодайда исә бары бер сыер асрала, ике гаилә кәҗәләр тота. Район үзәгендә куян, умарта асрап шөгыль табучылар байтак.
Чирмешән авыл җирлегендә 811 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 234е - савым сыеры, 394 кәҗә, 313 баш дуңгыз, 412 - сарык, соңгысы түбәнчегодайлылар абзарларында күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Кече Чегодай Казанка