Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә “Күңелле автобус” балаларның күңелен ача

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында районда “Күңелле автобус” проекты тормышка ашырыла.

Көннең искиткеч эссе булуына карамастан, бүген Ульяновка мәктәбенең спорт мәйданчыгы гер килеп торды. Бирегә Девичья Поляна, Сосновка, Утыз Имән, Яңа Элмәле һәм Иске Элмәле авылларыннан да балалар шактый иде.

Мәдәният, мәгариф, социаль яклау, яшьләр, спорт бүлекләре хезмәткәрләре балалар өчен күңелле бәйрәм оештырдылар. Ул төрле уеннарга, бәйгеләргә, биюләргә бай булды.

- Гадәттә, әлеге акция кысаларында район үзәгендә генә ниндидер чара уздыра идек.  “Күңелле автобус”ның төп максаты – авылларга барып, бер баланы да читтә калдырмыйча, һәрберсенә бәйрәм кәефе бүләк итү, - ди әлеге проект авторларының берсе Альмир Жораев. – Без атнага бер тапкыр, график нигезендә, авылларга барачакбыз.

Шаян клоун Тошка чараның кунакларын бер тик тотмады. Кече сыйныф укучылары гына түгел, хәтта зурлар да уеннарда бик теләп катнаштылар. Күмәк уеннар да булды, командаларга бүленеп тә көч сынаштылар, ял итәргә утырган вакытта да балаларны тынычлыкта калдырмадылар, шөгыль таптылар.

- Бик күңелле. Уеннарда актив катнаштык. Миңа аеруча клоун ошады, бик шаян, - ди Иске Элмәледән 6 сыйныф укучысы Валя Михляева.

Шул ук вакытта биредә үзәк китапханә, туган як тарихы музее, мемориаль үзәк оештырган интерактив мәйданчыкларда төрле бәйгеләр, мастер-класслар, викториналар тәкъдим иттеләр. Оештыручылар буш кул белән килмәгәннәр, укучыларга бүләкләр дә өләштеләр.

Бүген “Күңелле автобус” беренче тапкыр юлга чыкты, әүвәл ул Иске Кадига, аннан соң гына Ульяновкага килгән. Киләсе атнада аларны Ивашкино һәм Бәркәтә авылларында көтәләр.

Ике сәгатькә якын сузылган программа бик тиз узып китте. Балалар өйләренә яхшы кәеф белән кайтып киттеләр, оештыручылар да, арулары йөзләренә чыкса да, бик канәгать калдылар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев