Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә кадетлар макулатураны күп җыйганнар

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты “Чиста авыл синнән башлана!” икенчел чимал җыю бәйгесендә, 2018 нче ел нәтиҗәләре буенча беренче урын яулаган. Гомумән, район укучылары агымдагы елда 483 мең 713 сумга 123 тонна 797 килограмм макулатура тапшырганнар.

Кадетлар мәктәп-интернатында укучы 144 бала быел 20 тонна 306 килограмм, бер укучыга уртача 141 килограмм макулатура җыйган. Пластик җыю буенча да алар - беренче, Лагерка мәктәбе икенче урында.

Туймәт укучылары да кәгазь калдыкларын макулатураны  4 тонна 50 килограмм туплаганнар, алар икенче урында, 38 укучыга уртача 106, 57 килограмм ук туры килә. Пластик шешә җыю буенча туймәтлеләр өченче урында.

Түбән Кәминкә мәктәбе укучылары да бер ел дәвамында байтак макулатура һәм пластик шешә тапшырып, өстәмә керем алганнар.

Әлеге акциядә шулай ук Әмир башлангыч мәктәбе, Яңа Элмәле һәм Бәркәтә мәктәпләре укучылары да актив катнашкан.

Дүшәмбе көнне үткән район планеркасында әлеге мәктәпләрнең директорларына район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.

Бу көнне шулай ук аерым укучыларны да бүләкләделәр. Кадетлар мәктәп-интернатының 11 нче сыйныф укучысы Евгений Володин 8438 килограмм кәгазь калдыклары алып килгән. 1 нче Чирмешән урта мәктәбе укучысы Ихтияр Мөхсинов  - 2000, Бәркәтә урта мәктәбе укучысы Ранис Хаммәтгалимов 1860 килограмм  макулатура җыйганнар. Пластик шешә җыюда 1 нче Чирмешән урта мәктәбе укучысы Ольга Черновага тиңнәр булмаган, ул 220 килограмм пластик тапшырган. Туймәт мәктәбе укучысы Венер Кәримов  Ольгадан күпкә калышмаган, аның күрсәткече – 171,5 килограмм. Лагерка мәктәбеннән Виктория Миронова пластик шешә җыю буенча өченче урында. Әлеге укучылардан тыш, 1 нче Чирмешән мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Ульяна Трофимова – бәйгедә иң яшь катнашучы буларак бүләкленде.       

Әлеге акциядә актив катнашкан Кара Чишмә, Туймәт, Иске Кади, Кармыш мәктәпләре укучылары  мәгариф бүлегенең грамоталарына  һәм физкультура-савыктыру комплексына, боз сараена, яшьләрнең ял итү үзәгенә бушлай керү сертификатларына ия булдылар.       

Бу акция киләсе елда да дәвам итәчәк. 

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X