Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә ишегалларын төзекләндерү уңаеннан "Бердәм Россия" партиясе проекты буенча фикер алышулар дәвам итә

Район үзәгендә ишегалларын төзекләндерү проекты буенча җәмәгатьчелек фикерен туплау дәвам итә.

Чираттагы очрашу Совет урамындагы 36-42 нче йортларда яшәүчеләр белән узды. Анда район Советы депутатлары һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе сәркатибе Габдерәшит Җамалтдинов та катнашты.

Күл янындагы йортларда яшәүчеләрне, нигездә, башка күпфатирлы йортларда гомер итүче чирмешәнлеләрнеке кебек үк, юлларның ватылуы, ял итү өчен эскәмияләр, кер киптерү урыннары булмау борчый. Шул ук вакытта монда яшьләрнең төнлә тавышланулары, чит автомобильләрне кертмәс өчен шлагбаум кирәклеге турында да әйттеләр. Халык җиткергән барлык фикерләрне кәгазьгә теркәделәр, төзекләндерү планын ясаганда аларны исәпкә алачаклар.

фото автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев