Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә ике хатын-кыз бер ирне кыйнаганнар

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. Хәбәр 135нче янгын частеннан алынды. 02 9 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр вакыт эчендә "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 41 гариза һәм хәбәр кергән. "Премьер-сити" ҖЧҖның төзүчеләр вагоныннан (Түбән Кәминкә авылы янында) билгесез кешеләр 80 мең сумлык әйбер урлаганнар. Чирмешәндә яшәүче 1984 һәм 1980...

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. Хәбәр 135нче янгын частеннан алынды.

02 9 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр вакыт эчендә "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 41 гариза һәм хәбәр кергән.
"Премьер-сити" ҖЧҖның төзүчеләр вагоныннан (Түбән Кәминкә авылы янында) билгесез кешеләр 80 мең сумлык әйбер урлаганнар.
Чирмешәндә яшәүче 1984 һәм 1980 елгы ике хатын-кыз 35 яшьлек ир-атны кыйнаганнар. Кем гаепле - моны полиция хезмәткәрләре ярдәмендә ачыклаганнар.
Балигъ булмаган затка сыра саткан өчен Бәркәтә авылы сатучысы җаваплылыкка тартыла.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган 79, участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 17 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр. Сигез юл-транспорт вакыйгасы булган, кешеләргә зыян килмәгән.
03 Үткән шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәменә 40 чакырту кергән, 8 кеше үзләре килеп мөрәҗәгать иткән. Фельдшер Дилә Шәрәфетдинова әйтүенчә, күпчелек чакырту югары кан басымы уңаеннан булган. Биш кеше ОРВИ белән чирләгән, 3әү - көнкүрештә тән җәрәхәте алган.
04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 35 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы полиция янгын часте