Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең районда

Чирмешәндә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә бәйрәм була

Бүген районда күп балалы 254 гаилә исәпләнә. 235 гаиләдә – өч, 14 сендә – дүрт, дүрт гаиләдә – биш һәм бер гаиләдә алты бала тәрбияләнә. Сүз уңаеннан, безнең районда биш һәм күбрәк бала тапкан 40 әни “Ана даны” медале белән бүләкләнгән. 8 июль Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак  билгеләп үтелә.

Гаилә бәйрәме алдыннан районның демографик күрсәткечләре белән дә кызыксындык. Кызганыч, халык саны кими бара. Агымдагы елның узган алты аенда районда нибары 51 сабый дөньяга килгән (узган елны шул чорда 57 булган).

Быел 32 пар никахларын теркәгән (былтыр алты айда 44 булган), июнь аенда 9 туй булган, июльдә тагын 13 пар ЗАГСка юл тотачак, август, сентябрь аена да гаризалар бар.

Ә менә районда аерылышучылар саны кимегән икән, 2019 нчы елның алты ае эчендә 20 пар таркалса, былтыр шушы чорда андыйлар 22 пар булган.

- Бәйрәм уңаеннан, районда да 50-60 ел бергә гомер итүчеләрне район үзәгенә чакырып хөрмәтләячәкбез, - ди “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең башкарма комитеты секретаре  Алмаз Закиров. – Бу чараны инвалидлар җәмгыяте белән берлектә оештырырга ниятләдек. Өлкәннәр өчен концерт номерлары әзерләдек, алар өстәл уеннарында да үзләрен сынап карый алачак, билгеле, кунаклар өчен табын да көйләнә.

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев