Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндә Эльмира Зарипова йорт-интернатта булды, гражданнарны кабул итте

    Районыбызга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килеп  китте. Аның бездә өченче тапкыр булуы.

    Әүвәл ул өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына керде. Биредә һәр бүлмәне, һәр кабинетны карап чыкты. Монда яшәүчеләр белән дә аралашты, аларның яшәү шартлары белән кызыксынды.

    Эш визиты барышында Эльмира Әмир кызы шулай ук гражданнарны да кабул итте, халыкны социаль яклау һәм аның мәшгульлеге өлкәсенә караган сорауларга җавап бирде.

    автор фотолары

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: