Чирмешәндә дә шәһәрара автобус маршрутлары ябыла
Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында республикада да катгый чаралар күрелә. Бу уңайдан Россия Федерациясе Президенты тарафыннан кабул ителгән карарлар һичшиксез үтәлергә тиеш.
Республика һәм район җитәкчелеге бу һәм алдагы көннәрдә халыкка өйдән чыкмаска, кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәклеге турында мөрәҗәгать итә. Каядыр барудан, күңел ачулардан, аралашудан тыелып тору мөһим, бу үзебезнең, якыннарыбызның сәламәтлеге, иминлеге өчен зарур. Өлкәннәргә игътибарлы булу, кирәк икән, булышу сорала.
Республикада шәһәрара маршрутларда йөрүче автобуслар хәрәкәте туктатыла. Республикада үзизоляция режимы вакытында халыкка өйдән читкә чыгу махсус белешмә буенча гына рөхсәт ителәчәк, әлегә аның формасы эшләнә. Районда волонтерлар да ярдәмгә килергә әзер.
“Кайнар линия” номерлары:
“Ярдәм итәбез” колл-үзәге: (8843)598-3-598.
#“Без бергә“ номеры: 8-800-200-34-11.
Бердәм “Кайнар линия”: 8-800-222-59-00.
2-28-30; 2-58-36.
Фото: архив.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев