Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә чыршыларны һәм территорияләрне иң матур бизәүчеләрне бүләкләделәр

Районның авыл җирлекләре, оешмалар һәм учреждениеләр арасында ишегалларын һәм мәйданчыкларны Яңа елга иң яхшы бизәү бәйгесендә җиңүчеләргә Дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.

Авыл җирлекләре арасында Яңа Элмәле җирлеге барыннан да уздырган, алар Диплом һәм 15000 сумлык акчалата сертификатка ия.

Икенче урындагы   Ивашкино авыл җирлеге - 10 000 сумлык, өченчеләр -
искеүтәмешлеләр 5 000 сумлык акчалата сертификат белән бүләкләнде. Алар да Дипломлы булды.

Район үзәге оешмалары һәм учреждениеләре арасында урыннар түбәндәгечә:
II дәрәҗә диплом һәм 10 000 сумлык акчалата сертификатка район мәдәният йорты һәм Чирмешән үзәк китапханәсе лаек булды. “Ландыш” балалар бакчасына һәм Чирмешән урманчылыгына III дәрәҗә дип-
лом һәм 5 000 сумлык акчалата сертификат тапшырдылар.
Районкүләм киңәшмәдә, планеркада, башка кайбер коллективларны да акчалата сертификат белән сөендерделәр. Бүләкләрне район башлыгы Фердинат Дәүләтшин тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев