Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә чыгарылыш сыйныф укучылары аттестатлы булды

Чирмешән лицее чыгарылыш сыйныф укучылары да аттестатларга ия булдылар.

Алар – 23 малай һәм кыз – барысы да бердәм дәүләт имтиханын бирүне сайлаган. Араларында алтын медаль иясе – Зилә Җиһаншина да бар.

Ул мәктәпне гел “бишле” билгеләренә генә тәмамлаган. Киләчәктә Зилә табиб булырга хыяллана, шуның белән бәйле, химия һәм биология фәннәреннән имтихан бирүне сайлаган.

Быел районда унберенче сыйныфны 124 укучы тәмамлый.

Коронавирус белән бәйле, быел мәктәпләрдә уку барышы зур үзгәрешләр кичерде: дәресләр онлайн-форматка күчерелде, соңгы кыңгырау бәйрәме дә Интернет аша гына узды, имтиханнар бирү көннәре дә кичектерелде.

Пандемия сәбәпле, тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар дәүләт имтиханнарын тапшырып тормадылар. Унберенче сыйныфларга да сайлау мөмкинлеге бирелде: югары уку йортына керергә теләгең бар икән – имтиханнарны тапшырасың, андый теләгең булмаса имтиханнар бирү мәҗбүри түгел. Җиде якташыбыз имтихан тапшырмаска карар кылган.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X