Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең районда

Чирмешәндә быел дүрт йортка капиталь ремонт планлаштырыла

Көннәр җылыткач, район үзәгендәге дүрт йортта капиталь ремонт эшләре башланып китәчәк. Совет урамындагы 5, 42, 44, 45 нче йортларны төзекләндерү өчен ике миллион сум тирәсе акча бүленгән.

-5 нче йортның канализация челтәрен яңартырга, отмосткалар ясарга һәм фасадны матурларга планлыйбыз, - ди торак милекчеләре ширкәте рәисе Мәсхүт Хөсәенов. – Инде яңа булмаган 42, 44, 45 нче йортларда төзүчеләргә озаграк тоткарланырга туры килер, биредә эш күләмлерәк.

Бу йортларның су һәм канализация челтәрләрен яңарту, отмосткаларын, керү юлын төзекләндерү, подъезд ишеге өстенә япма-навес ясау күздә тотыла.

Үткән елда Чирмешәндә биш йорт капиталь ремонтланган.  Осталар Титов урамындагы 3 нче йортның түбәсен төсле яңа калай белән яптылар, Совет урамындагы 36, 38, 40 һәм Дзержинский урамындагы 39а йортларында да байтак эш башкардылар. Бу объектларда ремонтка өч миллион сум акча тотылган.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев