Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә бәяләре төшерелгән “Запорожец”лар сатканнар

45 ел элек. Районда 1968 елга кадәр төрле маркадагы 393 трактор булса, 1969 елда ул санга тагын 83 трактор өстәлде. 1969 елда 41 комбайн кайтты, хәзер 232 бөртек комбайны булды. Автомашиналар саны да арта. Быел колхозлар 16 йөк машинасы сатып алды, аларның саны 197 гә, җиңел машиналар 27 гә җитте....

45 ел элек.

Районда 1968 елга кадәр төрле маркадагы 393 трактор булса, 1969 елда ул санга тагын 83 трактор өстәлде.


1969 елда 41 комбайн кайтты, хәзер 232 бөртек комбайны булды.

Автомашиналар саны да арта. Быел колхозлар 16 йөк машинасы сатып алды, аларның саны 197 гә, җиңел машиналар 27 гә җитте.

Хәзер районда 1276 механизатор исәпләнә.

"Ленин юлында", 1970 ел, 5 январь.

Быелдан колхоз ("Октябрьнең 50 еллыгы": Лашман, Әмир авыллары - редакция) тавыклар асрый һәм йомырка җитештерә башлаячак. Хәзер 1500 тавыкка исәпләнгән бина төзелә.

"Ленин юлында", 1970 ел, 25 апрель.

Тукай исемендәге колхозда яшелчә уңышын күтәрүдә ел саен зур тырышлык куела, аны үстерүдән шактый гына табыш та алына.

-Быел аны 3 гектарда утыртабыз,- ди яшелчәчелек бригадиры Г.Саттарова,- Шул исәптән кыяр - 0,25, помидор - 0,25, кәбестә 1 гектарда, калганы суган һәм башка яшелчә үсемлекләре булачак.

"Ленин юлында", 1970 ел, 29 апрель.

40 ел элек

Район культура йортында драматурглар А.Кузнецов һәм Г.Штайнның "Өйләнгән кияү" исемле ике күренешле комедиясе сәхнәгә куелды. Спектакльдә рольләрне Надежда Старицына, Яков Петряков, Любовь Меркулова, Михаил Морозов, Лида Андина, Альберт Талипов, Шамил Дәүләтшин, Наилә Баһаветдинова, Гөлшат Сафиуллиналар башкарды.

"Ленин юлында", 1975 ел, 22 февраль.

Чирмешән. В. И. Ленинның тууына 105 ел тулу уңае белән оештырылачак шимбә өмәсенә май-сыр заводы эшчеләре зур хәзерлек алып бара. Өмәдә 41 кеше катнашачак.

"Ленин юлында", 1975 ел, 4 апрель.

Эфирда - "Яшьлек дулкыны". 29 июльдә Чирмешән радиосы буенча шундый сүзләр яңгырады. ВЛКСМ райкомы, районның "Ленин юлында" газетасы редакциясе һәм КАИ-16 студентлар төзү отряды штабының беренче тапшырулары әнә шулай башланды.

"Ленин юлында", 1975 ел, 1 август.

35 ел элек

Тукай исемендәге колхозның үзәк усадьбасында, мөгезле эре терлекләр фермасыннан ерак түгел, Түбән Кама төзүчеләре ике сенаж башнясы торгыза. 35 метр биеклектәге 950 тонна сенаж сыйдырышлы бер башняны алар 18 көн эчендә корып та куйдылар. Инде икенчесенең соңгы метрлары күтәрелә.

"Ленин юлында", 1980 ел, 18 апрель.

Чирмешән универмагында теш щеткасы яки паста сорап мөрәҗәгать итсәгез, сезгә "юк" дигән сүздән кала бернәрсә дә әйтә алмаслар. Чөнки мондый товарның сатуда булмавына биш былтыр.

"Ленин юлында", 1980 ел, 20 июнь.

Районыбызга шагыйрьләр Галимҗан Латыйп, Рәшит Гәрәй, Фәннүр Сафин һәм ТАССРның атказанган артисты Хәлим Җәләлов иптәшләр килде. Алар районыбыз хуҗалыкларыңда булып, игенчеләр, терлекчеләр белән очрашалар, кичләрен авыл культура йортларында чыгыш ясыйлар.

"Ленин юлында", 1980 ел, 20 август.

30 ел элек

28 процентка бәяләре төшерелгән "Запорожец" маркалы автомобильләр сатыла. Бу җиңел автомобильләрне сатып алырга теләүчеләрнең райпо правлениесына мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз.

Райпо правлениесы.

"Ленин юлында", 1985 ел, 16 январь.

Бәркәтә авылы янында гына җәйрәп ятучы Шушма елгасы аша 128 метрлы күпер салына. Күперне Зәй төзүчеләре сала.

"Ленин юлында", 1985 ел, 16 февраль.

Киров исемендәге колхоз (Яңа Кади) правлениесы, партия, профсоюз оешмалары алдынгы механизатор Салихҗан Афзаловның олы хезмәтен югары бәяләде, аңа Сочига, курортта булып ял итү өчен, путевка бирелде.

"Ленин юлында", 1985 ел, 2 март.

Марат Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ленин юлында Район газетасына – 80 ел

2
X