Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә әбиләр дә "Одноклассник"та утыра

Хәзер компьютер булмаган йортлар сирәк. Өлкән буын кешеләре дә бик теләп бу тылсымлы техника каршында еш утыра. Ә яшьләребез турында әйтеп тә торасы юк. 2012 елдан, пенсионерларны компьютер серләренә өйрәтүче курслар эшли башлаганнан бирле, районда 155 өлкән кеше бу "һөнәргә" укып документ алган. Шуларның 53се район мәшгульлек үзәге, ә 102се...

Хәзер компьютер булмаган йортлар сирәк. Өлкән буын кешеләре дә бик теләп бу тылсымлы техника каршында еш утыра. Ә яшьләребез турында әйтеп тә торасы юк.


2012 елдан, пенсионерларны компьютер серләренә өйрәтүче курслар эшли башлаганнан бирле, районда 155 өлкән кеше бу "һөнәргә" укып документ алган. Шуларның 53се район мәшгульлек үзәге, ә 102се район пенсия фонды идарәсе аша оештырылган курсларда белем алган. Компьютер серләренә өйрәнүчеләрнең күпчелеге чирмешәнлеләр. Лашман, Әмир, Түбән Кәминкә, Ивашкино, Туймәт, Иске Үтәмеш, Әккәрәй, Бәркәтә авылларында да замана техникасында эшләргә теләүчеләр табылган.

Пенсионерларга интернет кирәкме соң? Сүзне үзләренә бирик әле.

Райфә Шакирова (Чирмешән, 58 яшь): -Мин компьютерда эшли белә идем инде, курсларда укып, интернетка керергә дә өйрәндем. Әле оныклар белән компьютерда рәсем дә ясыйбыз. Аш-су әзерләгәндә дә бик тиз генә интернеттан мәгълүмат алып була, бик җайлы, кирәк әйбер. Компьютерыбыз бар, аны интернетка тоташтырырга телибез.

Валентина Жидкова (Чирмешән, 57 яшь): -Бик теләп компьютер курсларына йөри башладым, өйрәнергә була, тик күзләремә көчкә килгәч, туктадым. Ә интернет, һичшиксез кирәк, хәтта кул эшләре эшләгәндә дә аннан "киңәш сорарга" мөмкин.

Мөнирә Җамалетдинова (Түбән Кәминкә, 67 яшь): -Киленем берничә ел элек мине дә компьютерда эшләргә өйрәтте. "Одноклассники" челтәрендә теркәлдем, хәзер классташлар белән шуның аша аралашабыз, көнгә бер-ике "кереп чыгам". Интернет ярдәмендә яңалыклар белән танышам, "Безнең Чирмешән" сайтын да укып барам. Гомумән, нинди генә сорау туса да, интернетка мөрәҗәгать итәм. Пенсионерларның буш вакыты күп, компьютерда эшләргә дә, намаз укырга да вакыт җитә.

Җәмилә Вахитова (Чирмешән, 65 яшь): -Курсларга йөреп компьютерда эшләргә өйрәндем, тик күзләрем тиз арый, шуңа компьютер алуны кирәк тапмыйбыз. Дөрес, интернеттан күп сорауларга җавап табарга була. Без күбесенчә дару үләннәре һәм аларны куллану тәртибе белән кызыксынабыз. Кирәк булганда, бу яктан оныгыбыздан ярдәм сорыйбыз.

Илсөя Гыймадиева (Кармыш, 63 яшь): -Компьютерыбыз да юк, эшли дә белмим. Тик өйрәнү теләге юк түгел. Балалар үзләренә яңаны алгач, искесен безгә кайтарырлар әле, өйрәнермен Аллаһы теләсә. Заманадан артта калырга ярамый. Әлегә көннәр йорт эшләре башкарып, намаз, догалар укып үтә.

Гаилә Ихсанова (Чирмешән): -Эшем компьютер белән бәйле иде, замана техникасында эшли беләм. Ә өйдә бер дә интернетта утырасы килми, алай да компьютер аша фотолар карарга яратам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Интернет