Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә белем сыйфаты турында сөйләштеләр

Районда 12 укучы җәмгыять белеме буенча бердәм дәүләт имтиханнарын “2”легә тапшырганнар, алар - 1 нче һәм 2 нче Чирмешән, кадетлар мәктәп - интернаты, Иске Кади, Ивашкино, Ульяновка мәктәпләре укучылары.

Мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсендә бердәм дәүләт имтиханнары темасы көнүзәк мәсьәлә  булды. 

Конференциядә чыгыш ясап, район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова узган уку елына йомгак ясады. Бүген районда 46 мәгариф оешмасы: 26 мәктәп һәм 19 балалар бакчасы исәпләнә. Мәктәпләрдә 2191 укучы белем ала, мәктәпкәчә  учреждениеләрдә 755 бала тәрбияләнә.

Яңа уку елында беренче класска 202 бала килүе көтелә.

11нче классны тәмамлаучылар барысы да аттестат алган. Шул ук вакытта, республика күрсәткечләре белән чагыштырганда, районныкы  түбәнрәк.

31 укучы 80 нан күбрәк балл җыйган, бер укучы рус теленнән 100 балл туплаган.

Рус теле буенча Чирмешән лицее, Бәркәтә, Яңа Элмәле, Ульяновка мәктәпләре иң яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәр. Чирмешән лицее укучыларының рус теле буенча уртача баллары  - 83, 12. Югары Кармалка һәм Кара Чишмә мәктәпләре  - артта калучылар. 

Математика буенча Утыз Имән, Кармыш, Түбән Кәминкә мәктәпләре укучылары яхшы белем күрсәткәннәр, Иске Үтәмеш һәм Шешминка укучыларына аларны куып җитәр өчен нык тырышырга кирәк. 

Казаннан килгән кунак,  республиканың  Мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем бирү идарәсе начальнигы Лилия Әхмәтҗанова да  район мөгалимнәрен белем бирүнең сыйфатын үстерү өстендә яхшырак эшләргә өндәде. 

Конференциядә катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да әлеге проблеманы читләтеп  узмады.

-Районда белем бирү  өчен барлык шартлар да тудырылган. Яңа мәктәпләр, балалар бакчалары  төзибез, искеләрен ремонтлыйбыз, җиһазлар белән тәэмин итәбез. Районның педагогик коллективы  да яхшы, арагызда үз эшләрен яратып башкаручы укытучылар бик күп. Хезмәтегез өчен рәхмәт. Әмма тагын да күбрәк  тырышырга, күбрәк хезмәт куярга кирәк, -диде район җитәкчесе.

 

Автор фотолары

Чирмешәндә укытучылар конференциясе узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев