Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә алма бакчасы булачак

Киләчәктә, шәт, май айларында Чирмешәндәге Геройлар Аллеясы алмагач чәчәкләренә күмелер. Бу урында быел кырык төп алма агачы үсентеләре утыртырга ниятлиләр. Район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов әйтүенчә, үсентеләрне Чувашиядән алып кайтканнар. Аларны утырту өчен чокырлар да казылган инде. Юллар кипшенгәч, алмагачлар төбенә салып калдыру өчен кара туфрак кайтарасы бар. Эш шуңа...

Киләчәктә, шәт, май айларында Чирмешәндәге Геройлар Аллеясы алмагач чәчәкләренә күмелер. Бу урында быел кырык төп алма агачы үсентеләре утыртырга ниятлиләр.

Район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов әйтүенчә, үсентеләрне Чувашиядән алып кайтканнар. Аларны утырту өчен чокырлар да казылган инде. Юллар кипшенгәч, алмагачлар төбенә салып калдыру өчен кара туфрак кайтарасы бар. Эш шуңа гына бераз тукталып тора.
Район мәдәният йорты белән аптека бинасы арасында моңа кадәр үскән карт каеннарны кисеп алдылар. Шулай итеп каенлыкта алма бакчасы булырга тиеш.
Алмагач дигәннән, тагын 30 төп шул агач үсентесен картлар һәм инвалидлар интернат-йорты каршында булачак паркта да утыртыла.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Геройлар Аллеясы