Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә 85 капчык полимер урлаганнар

01 Үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Хәбәр 135нче янгын частеннан алынды. 02 15нән 22 февральгә кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" полиция бүлекчәсенә 31 гариза һәм хәбәр кергән. Кузай-Нурлат юлында һәм район үзәк больницасы янында булган ике авариядә кешеләргә зыян килмәгән. Иске Котыш авылында яшәүче ир-атның кесә телефонын һәм...

01 Үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Хәбәр 135нче янгын частеннан алынды.

02 15нән 22 февральгә кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" полиция бүлекчәсенә 31 гариза һәм хәбәр кергән. Кузай-Нурлат юлында һәм район үзәк больницасы янында булган ике авариядә кешеләргә зыян килмәгән.
Иске Котыш авылында яшәүче ир-атның кесә телефонын һәм 3000 сум акчасын урлаганнар. Тикшерү бара.
Чирмешән тыгыз нефть ятмалары скважинасыннан 85 капчык полимер юкка чыккан, матди зыян 1 миллион 292 мең сум. Йортыннан ялган аракы саткан өчен Керкәледә яшәүче берәү җаваплылыкка тартыла.
Бер атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган 138, участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 44 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Өч ял көнендә -21, 22, 23 февральдә ашыгыч медицина ярдәмен 70 тапкыр чакыртканнар. Фельдшер Дилә Шәрәфетдинова әйтүенчә, ОРВИ белән чирләүчеләр (нигездә, балалар) 14 тапкыр барырга туры килгән, көнкүрештә җәрәхәт алучылар, югары кан басымы уңаеннан чакыртулар да бар.
04 18 февральдә Югары Кармалка янында газүткәргечкә зыян килгән. Газ эшчеләре 5 сәгать эчендә аны сафка бастырганнар. Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 40 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы полиция янгын хезмәте полимер