Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә 4 мәктәп янгын куркынычсызлыгы ягыннан яңа уку елына әзер түгел

Яңа уку елында Татарстанда 56 мең бала беренче тапкыр парта артына утырачак. Чирмешән районында беренче сыйныфка 200 бала бара.

Быел яңа уку елы үзенчәлекле булачак, бу Covid-19 коронавирус инфекциясе  белән бәйле. Мәгариф учреждениеләрендә тиешле санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүгә зур игътибар биреләчәк. Балалар иминлеге – беренче урында.

Шулай ук, янгын куркынычсызлыгы, террорчылыкка каршы чаралар үткәрелергә тиеш. 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр республиканың барлык мәгариф учреждениеләрендә "Балалар янгын куркынычсызлыгы айлыгы" игълан ителде.

Узган уку елында республикада 5 белем бирү учреждениесендә янгын чыккан. Бәхетсезлек очракларыннан саклану өчен, балаларга янгын вакытында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен, янгын чыккан очракта балаларны эвакуацияләүгә өйрәтү буенча практик күнегүләр ясауны күздә тотарга кирәк.

Бүгенге көндә республиканың барлык мәктәпләре дә автоматлаштырылган янгын саклау системалары белән җиһазландырылган. Әлеге системалар төзек булмаган учреждениеләр дә бар.

Безнең районда 4 мәктәпне янгын куркынычсызлыгы комиссиясе кабул итмәгән. Аларга уку елы башланганчы барлык таләпләрне үтәп, кимчелекләрне төзәтергә кирәк.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев