Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән зиратында өмә булды

Район үзәгендәге мөселман зиратында узган өмәдә халык бик актив катнашкан. Бу хакта Чирмешән мәчете имамы Рамил Ибраһимов әйтте.

 

-Әлеге изге эшкә ир-егетләр генә түгел, хатын-кызлар да кушылды, - ди Рамил әфәнде. – Зиратта чүп үләннәрен чаптык, ике КамАЗ чүп – чар төяп чыгардык. Биредә үзсалым акчасына кирәк-яраклар өчен өйчек урнаштырырга планлаштыралар, аның өчен урын да әзерләдек. Форсаттан файдаланып, әлеге эшләрне башлап йөрүче, гомумән, зиратны карап торучы Фәрхать абый Хәйруллинга да рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Аның һәм өмәдә катнашкан халык тырышлыгы белән зиратта чисталык хөкем итә.

 

Рамил Ибраһимов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X