Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән юлчылары кышкылыкка 659 тонна ком-тоз катнашмасы әзерләп куйганнар

Арбаны кыштан, чананы җәйдән әзерләргә кирәк, диләр. Шуны истә тотып, “Татавтодор” җәмгыяте “Чирмешән” юл ремонты һәм төзелеше участогының Аксубай филиалы юлчылары да кышкы сезонга да алдан ук әзерләнәләр.

Беренче суыклар һәм карлар яву белән юлчыларның бурычлары-эшләре үзгәрә, алар юллардагы хәрәкәтне куркынычсыз итүче шартлар тудырырга тиеш. Ягъни, юллар кар һәм боздан арындырыла.

-Җитәрлек күләмдә – 659 тонна ком-тоз катнашмасын әзерләп складка салдык, нык суыклар булган очракта юлларга сибү өчен 660 тонна чиста тозыбыз да бар, - ди филиалның җитештерү-техник бүлеге инженеры Фәнүзә Сәгыйрова. - Юл автомобильләренә тагу өчен җиһазлар карап куелган, техникалар да әзер, ике сменада эшләргә шоферларыбыз һәм механизаторларыбыз җитәрлек.

Филиал юлчылары райондагы трассаларны һәм авылларга алып керүче юлларны – барлыгы 285 километрдан артыграк юлны карап тора.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев